2011 нче елның 26 нчы апрелендә Габдулла Тукайның тууына 125 ел тула.
Татар халкының бөек улы бик бай иҗади мирас калдырды һәм гомум халык тарафыннан зур хөрмәт, дан-шөһрәт яулады. Габдулла Тукайның әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителгән, алар зур тиражлар белән басылалар. Аның иҗаты музыкаль әсәрләр иҗат итү өчен дә саекмас чыганак булып тора. Шагыйрьнең туган көнендә һәр ел саен Татарстанның шәһәр һәм районнарында танылган язучылар, шагыйрьләр һәм меңләгән шигърият яратучылар катнашында Шигырь бәйрәмнәре уза.
Шагыйрь образы татар әдәбиятында киң чагылыш таба. Шагыйрьләр, язучылар һәм әдәбият белгечләре Г.Тукайга багышлап әсәрләр иҗат итәләр, гыйльми хезмәтләр язалар. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына караган тирәнтен эзләнүләр алып баралар, иҗади һәм рухи биографиясеннән яңа фактлар ачалар.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, Габдулла Тукайның юбилеена багышлап, «Азатлык һәм гаделлек җырчысы» дип аталган күргәзмә ачылды. Аның төп максаты – шагыйрь шәхесе һәм иҗаты турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат бирү.
Күргәзмәгә Милли китапханә фондларында булган китаби басмалар һәм кайбер электрон басмалар куелган. Бу – Габдулла Тукайның үзен һәм үз чорын чагылдырып төрле жанрларда иҗат иткән әсәрләре (шигырь, проза, автобиографик проза, хатлар...). Күргәзмәдә сирәк очрый торган, 1909–1913 нче елларда гарәп шрифтында һәм 1930–1940 нчы елларда латин графикасында чыккан, китаплар да урын алган. Шулай ук шагыйрь әсәрләренең инглиз, төрек, алман, украин, кытай һәм башка телләргә тәрҗемәләре белән дә таныша аласыз. Шагыйрь иҗаты һәм тормыш юлы турындагы әдәбият та Тукай иҗатын яратучылар өчен кызыклы һәм файдалы булачак.
Күргәзмә әдәбият белгечләренә, әдәбият укытучыларына, студент-филологларга һәм Г.Тукай иҗатын яратучыларга тәкъдим ителә, шулай ук китапханә хезмәтләреннән файдаланучыларның да күбесе аны игътибарларыннан читтә калдырмас.
Әлеге экспозиция Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләренең уртак хезмәте нәтиҗәсе булып тора.
