Февраль ахырында кыш үзенең куәтен югалта башлый һәм, халык әйтмешли, яз белән очраша. Яз исен кешеләр һәм хайваннар гына түгел, ә бәлки үсемлекләр дә сизә. Үсемлекләрнең кар астындагы тормышы акрынлап активлаша бара, алар яфраклар чыгару һәм чәчәк ату өчен көч җыя. Бакчачыларга, яшелчәчеләргә үз эшләрен менә шуларның бөтенесен дә искә алып планлаштырырга кирәк.
Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (К.Маркс ур., 36 йорт) бүлек фонды басмаларыннан әзерләнгән «Бигрәк ямьле гөлбакчам» исемле күргәзмә эшли башлады. Ул укучыларның күпсанлы сорауларын исәпкә алып оештырылды. Монда урын алган «Приусадебное хозяйство», «Сад и огород», «Сам хозяин» «Бакча», «Картофель и овощи», «Дом, сад, огород», «Новый садовод и фермер», «Мой прекрасный сад» һ.б. газета һәм журнал битләрендә яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары утыртуның үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин.
Кешелек цивилизациясе гел үсеш-үзгәрештә булу сәбәпле, яңа буыннарга борынгы әйберләрне кабаттан өйрәнергә туры килә. Искелекне кулланмыйча, яңалыкны төзеп булмый. Элеккеге Казан губернасында басылган, хәзер вакытлы матбугат бүлегендә сакланучы «Казанская газета», «Земская неделя» кебек газета һәм журнал битләрендә дә бакчачылыкның аз мәгълүм булган ысуллары белән танышырга мөмкин.
Рәхим итегез! Безнең күргәзмә сезгә мул уңыш үстерергә ярдәм итәр.