Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), һәр елның 9 нчы декабрендә билгеләп үтелә торган Ватаныбыз геройлары көненә багышлап, «Илебез батырлары белән горурланабыз» дигән күргәзмә эшли.
Илебез каһарманнары истәлеген барлау, аларны буыннан буыннарга таныту - безнең мөһим бурычыбыз, хәрби - патриотик тәрбия чарасы. Экспозициянең беренче өлеше илебез тарихында булып узган сугышларда катнашкан каһарманнарның батырлыгын сурәтли. Анда, белешмә-библиографик басмалар белән бергә, кызыл командирлар һәм гади солдатлар, очучы, разведчикларның батырлыгын ачучы фәнни-популяр әдәбият та күрсәтелгән. Сугышта катнашкан ватандашлар исемлеген туплаган Хәтер китаплары экспозицияне тулыландырып тора.
Экспозициянең икенче өлеше тыныч вакытта батырлык үрнәкләре күрсәткән каһарманнарга багышланган. Күргәзмәдә галәмне буйсындыручы космонавтларның бөек җиңүләре, «Курск» су асты көймәсе диңгезчеләренең геройларча үлеме, конструктор М.Т. Калашниковның тормышы, Чернобыль фаҗигасе турында китаплар бар. Халкыбызның сугыш һәм тыныч хезмәт вакытында күрсәткән каһарманлыклары турындагы әдәби әсәрләр дә күргәзмәне бизи.
Күргәзмәдә Татарстан батырларына багышланган китаплар да урын алган. Алар аша Гражданнар һәм Ватан, Әфган сугышларының легендар геройлары, Социалистик Хезмәт Геройларының кызыклы язмышлары белән танышып була. Сугыш елларында Татарстан Кызыл Армия тыл базаларының берсе булып тора, республикада туып үскән кешеләр сугыш кырларында һәм партизаннар хәрәкәтендә актив көрәшәләр. Фронтовик-шагыйрь Муса Җәлил һәм данлыклы Михаил Девятаев батырлыгын тасвирлаучы китаплар экспозицияне баета.
Күргәзмә ел ахырына кадәр эшли. Рәхим итегез!