Видеосалон утырышы

2011 елның 1 марты, сишәмбе

2011 нче елның 25 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр ур., 5 нче йорт) эшләп килүче видеосалон Вольфганг Амадей Моцартның (1756-1791) тууына 255 ел тулуга багышланган утырышын уздырды.


Австрия композиторы, капельмейстер, виртуоз скрипкачы, органчы, клавесинчы Моцарт дөнья музыка сәнгате тарихына бөек даһи буларак керде. Аның уникальлеге бәхәссез: үз чорының барлык музыкаль төрләрендә дә иҗат итеп, ул зур уңышларга иреште.


Видеосалонга килүчеләр Моцартның тормыш һәм иҗат юлына багышланган яңа документаль фильмнар белән таныштылар, фильм-опералардан өзекләр карадылар, яраткан виртуоз арияләрне тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International