Борынгы рус әдәбияты үзенең тамырлары белән гасырларның серле катламнарына барып тоташа, үткәннең иксез-чиксез образлар дөньясын тәшкил итә. Кулъязма китапларны кат-кат уку, ташландык чиркәүләрнең чорлар узу белән төссезләнгән фрескаларын карау, ташка уеп ясалган, мүк белән капланган орнаментлардагы дулкынлы сызыкларның мәгънәсе хакында уйлану кирәкме? Иске агач йортларны, өйдә тукып, кызыл җепләр белән чигелгән сөлгеләрне, чуар төсләргә буялган җеп эрләгечләрне, серле геометрик бизәкле бәләкләрне саклауның мәгънәсе бармы? Кеше, ялгыз күбәләк кебек, кичә нәрсә булганын һәм иртәгә нәрсә көтәсен белмиме? Аның тормышында үткән, хәзерге һәм киләчәк бер төенгә үреләме?
Әлеге сорауларга Сез Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге 2011 нче елның 11 нче мартыннан тәкъдим иткән «Борынгы рус сәнгате» күргәзмәсендә таба алачаксыз. Әлеге экспозиция өч бүлектән тора:
1. «Тере Русь (гасырлар чоңгылыннан)»
Монда Борынгы рус тарихы, шул ерак чорларда яшәгән халыкларның мәдәнияте һәм көнкүреше хакында документлар җыелган.
2. «Икона һәм диндарлык»
Бу бүлек тиңнәре булмаган, бик борынгы рус иконалары турында.
3. «Оста бизәлгән»
Осталарның кул җылысын саклаган борынгы таш гыйбадәтханәләр хакында сөйләүче китаплар һәм альбомнар тәкъдим ителә.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без шат булачакбыз!