Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Кремль ур., 33 нче йорт) 2011 нче елның март аенда түбәндәге темалар буенча әдәбият сайлау мөмкинлеген тәкъдим итә.
• Россиядә демографик сәясәт
Укучыларга хезмәт күрсәтү бүлегенең гуманитар фәннәр әдәбияты бүлекчәсе Татарстан Республикасында демографик үсеш Комплекслы программасын тормышка ашыру белән бәйле тематик әдәбият сайлау мөмкинлеге тәкъдим итә.

• Биосфера һәм әйләнә-тирә мохитне саклау
Соңгы унъеллыкта биосфера өлкәсен өйрәнүнең экологик мөһим роль уйнавы белән бәйле тематик әдәбиятны укучыларга хезмәт күрсәтү бүлегенең техник һәм авыл хуҗалыгы әдәбияты бүлекчәсе тәкъдим итә.
• Конституцион төзелеш нигезе буларак җирле үзидарә
Укучыларга хезмәт күрсәтү бүлегенең юридик әдәбият бүлекчәсе оештырган тематик әдәбият туплауның максаты – җирле үзидарә һәм аның хәзерге җәмгыятьтәге роле турында системалы мәгълүмат бирү.
