«Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмати һәм коммуникацияле хезмәт күрсәтү эшчәнлеген оптимальләштерү» дигән социологик (2009–2010 нчы еллар) тикшеренүгә нәтиҗә ясалды.
Тикшеренүнең беренче этабы (2009 нчы ел) китапханәнең кадрлар составын тикшерүгә багышлана, чөнки китапханә алдында торган хәзерге заман бурычларын хәл итүнең нәтиҗәлелеге нәкъ менә персоналның мәгълүмат җәмгыяте шартларындагы хезмәткә әзерлеге белән билгеләнә. Беренче этапта, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе коллективы мәгълүмати һәм коммуникацияле технологияләрне үстерүгә уңай карый, белемнәрен камилләштерүгә һәм, яңа технологияләрне өйрәнеп китапханә эшчәнлегендә кулланырга әзер, дигән нәтиҗә ясалды.
Тикшеренүнең икенче этабы барышында (2010 нчы ел) китапханәдән файдаланучыларның мәгълүмати һәм коммуникацияле хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗлары өйрәнелде, китапханәдә әлеге хезмәтләрнең тәкъдим ителүе хакында белү дәрәҗәсе билгеләнде һәм китапханәнең бу өлкәдәге эшчәнлеге турында фикерләре анализланды. Китапханәдән файдаланучыларның мәгълүмати культура дәрәҗәсе һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең аны формалаштырудагы мөмкинлекләре ачыкланды. Милли китапханәдә укучыларга мәгълүмати һәм коммуникацияле хезмәт күрсәтү эшчәнлеген оптимальләштерүгә караган тәкъдимнәр әзерләнде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә социологик тикшеренүләр үткәрү турындагы тулы мәгълүмат сайтның «Китапханә турында» бүлегендә («Китапханә бүген» бүлекчәсе) бирелә.