Галәм дәвере иртәсе

2011 елның 5 марты, шимбә

2011 нче елның 1 нче мартыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Кремль ур., 33 йорт) «Галәм дәвере иртәсе» дип исемләнгән күргәзмә эшли.


Күргәзмә кешенең галәмгә беренче очыш ясавына 50 ел тулуга багышланган һәм әлеге тема белән кызыксынучылар өчен тәгаенләнгән. Анда Галәмнең чишелмәгән серләре һәм хәзерге чор космонавтикасының казанышлары хакында сөйләүче китаплар куелган.


Күргәзмә март азагына кадәр эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International