Һөнәри теләктәшлек үрнәге

2011 елның 5 марты, шимбә

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, республикадагы башка китапханәләр, «Аист-Пресс» китап сәүдәсе оешмасы, Милли китапханә хезмәткәрләре 2010 нчы елда Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсе янып харап булу турындагы хәбәргә битараф калмадылар.


Республика китапханәләрен китап белән тәэмин итү бүлекчәсе китапханәләргә һәм китап сәүдәсе оешмаларына янган китапханәгә ярдәм күрсәтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә, 1 мең 500 дән артык китап җыелды, болар – татар һәм рус телләрендәге әдәби, танып-белү, белешмә басмалар. Барлык әдәбият Теләче ҮКС вәкилләренә тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International