Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур. 33 йорт) “2011 ел – Халыкара химия елы” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.
Химиянең әһәмияте елдан-ел арта. Химия өлкәсендәге белемнәр һәм аларның таралуы кешелек дөньясында әйтеп бетергесез әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне чишүдә зур роль уйный. Шунлыктан 2011 ел Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) Генераль ассамблеясы тарафыннан Халыкара химия елы дип игълан ителгән.
Россия Мәдәният министрлыгы Россия Кызыл Хач җәмгыяте белән берлектә Бөтенроссия хәйрия акциясе башлап җибәрде. Аның максаты — Дагыстан Республикасының Хасавюрт, Кули һәм Магарамкент районнарында зыян күргән 20 мәдәният йортын төзекләндерү һәм торгызу өчен акча җыю, шулай ук су басу нәтиҗәсендә зыян күргән мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итү.