Очрашу урыны – күргәзмәләр залы

2011 елның 11 марты, җомга

9 нчы март көнне Милли китапханәнең күргәзмәләр залында «Хатын-кызлар клубы» әгъзалары катнашында очрашу-утырыш уздырылды.

Гүзәл затларга китапханә бинасы буйлап кызыклы экскурсия уздырганнан соң, Милли китапханә фондларында сакланучы сирәк очрый торган Коръән басмалары тупланмасы тәкъдим ителде.

Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллинның, бүлек хезмәткәре Равил Бикбаевның Коръән тарихы турындагы мавыктыргыч чыгышлары ханымнарда зур кызыксыну уятты.

Кунаклар китапханәдәге мондый очрашуларны киләчәктә дә дәвам итәргә теләк белдерделәр.

 




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International