Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә халык һөнәрчелеге һәм декоратив-гамәли сәнгать белән бәйле иҗат остаханәсе ачыла. Автор технологиясе нигезендә бүләк һәм сувенирлар ясарга өйрәнү теләге булган һәммә кешене махсус дәресләргә чакырабыз.
Дәресләрне Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Республика милли сувенирлар һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре конкурсы лауреаты, Казан дәүләт технология университетының «Дизайн» кафедрасы доценты Галәвиева Наилә Әмин кызы алып барачак.
Уку юнәлеше: күләмле аппликация, курчаклар.
Курс бер айга исәпләнгән.
Дәресләр атнага бер тапкыр 17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр булачак.
Түләү бәясе – 2 500 сум.
