2011 нче елның 16 нчы мартында 15.00 сәгатьтә Милли китапханәнең төп бинасында (Кремль ур., 33 йорт) Галәвиева Наилә Әмин кызының шәхси күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмәдә рәссамның күләмле аппликация, рельеф һәм пластика кебек төрле технологияләр кулланып башкарылган егермегә якын хезмәте тәкъдим ителә.
Наилә Әмин кызы – Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Республика милли сувенирлар һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре конкурсы лауреаты, Казан дәүләт технология университетының «Дизайн» кафедрасы доценты.
Рәссамның һәрбер эше – гади рәсем генә түгел, ә үзеннән җылылык һәм шатлык чәчеп торган бәләкәй бер сюжетны чагылдыручы тормыш күренеше. Җете тукымаларның ачыклыгы, милли киемнәрдәге төсләр палитрасы һәм орнаментларның оста чагылдырылуы берәүне дә битараф калдырмас.
Сезне күргәзмәгә көтеп калабыз!
Күргәзмә 16 марттан 30 майга кадәр дәвам итәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 238-79-00
.jpg)