2011 нче елның 15 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе патентлар бүлегенең уку залында (К. Маркс ур., 36 нчы йорт)
Патентлар көне узды.
Әлеге чарада Татарстан уйлап табучылар җәмгыятенең патент белеме курслары тыңлаучылары катнашты. ТРның атказанган патент белгече М. С. Гурьянова хәзерге заманда патент хезмәтенең бурычлары, республикабыз уйлап табучыларының һәм рационализаторларының эш тәҗрибәләре турында чыгыш ясады. Китапханәнең патентлар бүлеге мөдире Е.П.Рыбицкая ТР Милли китапханәсенең патент-мәгълүмат ресурсларына күзәтү ясады, кунакларны «Россия патентлары», «Россиянең товар билгеләре» тулы текстлы мәгълүматлар базаларының эзләү мөмкинлекләре белән таныштырды.
Чарада катнашучылар көн буе фондлардан ачык файдалану мөмкинлеге шартларында уйлап табуларның һәм патент алу өчен гариза бирүнең иҗади мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

