Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (К.Маркс ур., 36), татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңае белән, бүлек фонды басмаларыннан әзерләнгән «Без Тукайлы халык мәңгегә» дигән газета-журнал күргәзмәсе ачылды.
Тукайның идеясен, Тукайның холкын, Тукайның шул заман мохитендәге яшәешен чагылдыручы күпсанлы мәкаләләр урын алган бу күргәзмәдә.
Күргәзмә берничә бүлектән тора:
«Тукай һәм аның замандашлары»,
«Шагыйрь мәхәббәте»,
«Тукай – ¬җырчы һәм җыр-музыка сөюче»,
«Тукай – мөгаллим, Тукай – тәрбияче»,
«Тукайның тормышы һәм иҗаты».
Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы күптәннән өйрәнелеп килә. Әдәбият галимнәре бу проблеманы игътибар үзәгенә куеп күп китаплар, монографик хезмәтләр яздылар. Тукайга багышланган мемуар әдәбият шактый бай. 1950-60 нчы елларга кадәрге чорда аның турында йөзгә якын истәлек язылган. Шуларның күбесе матбугатта дөнья күргән. Күргәзмәнең «Тукайның тормышы һәм иҗаты» бүлегендә «Азат хатын», «Пионер», «Пионер каләме», «Совет мәктәбе», «Совет әдәбияты», «Казан утлары», «Мәгариф», «Сөембикә», «Фән һәм тел», «Фән һәм мәктәп», «Идел», «Мирас», «Милли мәдәният», «Салават күпере», «Казань», «Татарстан», «Мәйдан», «Ялкын», «Китапханә хәбәрләре», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Акчарлак», «Мәгърифәт», «Татарстан яшьләре» һ.б. газета-журнал битләрендә басылган мәкаләләр урын алган. Андагы басмаларга күз салу белән үк шагыйрь иҗатының никадәр күпкырлы булуын аңлыйсың.
Габдулла Тукай турындагы журнал-газета мәкаләләрен укып өйрәнү, ксерокүчермәләрен алдыру, аларның кайчан басылганлыгы турында тәфсыйльле мәгълүматка ия булу өчен күргәзмәнең үзе белән якыннан танышырга кирәк. Рәхим итегез!