Картиналар күргәзмәсен ачу

2011 елның 18 марты, җомга

2011 нче елның 16 нчы мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 33 нче йорт) рәссам, ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Наилә Галәвиеваның картиналары күргәзмәсен тантаналы ачу булды.


Күргәзмә китапханәнең сәнгать бүлеге, күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге хезмәткәрләре көче белән оештырылды. Ул – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган мәдәни чаралар циклын дәвам итә.


Кичәне сәламләү сүзе белән ТР Милли китапханәсенең директор урынбасары И.Г.Һадиев ачты. Ул кунакларны Милли китапханәдә Республика рәссамнары әсәрләренең күргәзмәләрен кую традициясе белән таныштырды. Эшләрнең авторы Наилә Галәвиева картиналарының иҗат ителү тарихы, автор буларак ул гамәлгә керткән күләмле аппликация ысулының үзенчәлекләре турында сөйләде, барлык теләүчеләрне Милли китапханәдә эшләячәк иҗат остаханәсенә килергә чакырды.
Күргәзмә ачылышында катнашучылар оригиналь, милли колорит белән сугарылган, шат күңелле әсәрләрне югары бәяләде.


Күргәзмә 2011 нче елның 30 нчы маена кадәр дәвам итәчәк. Рәхим итегез!

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International