27 нче мартта Бөтендөнья театр көне бәйрәм ителә. Шушы истәлекле вакыйгага багышлап, 2011 нче елның 22 нче мартыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә театр тарихына багышланган күргәзмә эшли.
Барлык шәһәр газеталары, казанлыларны яңа театр ачылуга чакырып, хәбәр салалар: «...Раштуа алдыннан, 1914 нче елның 21 нче декабрендә, яңа төзелгән Зур Театр ачыла... Казанда иң зур театр... Кышкы бакча, кафе, зиннәтле бизәлеш... Һәр пьеса – көнүзәк мәсьәлә... Бер кичкә өч спектакль... Урын бәяләре: партерда 1 нче рәттән 14 нче рәткә кадәр – 40 тиен, 15 нче рәттән 23 нче рәткә кадәр – 20... Өске киемне салу мәҗбүри түгел. Киемне гардеробка тапшыру – 5 тиен... ».
Барлык шәһәр җәмәгатьчелеген дулкынландырган яңа театр ачылу турындагы хәбәр салынуга да инде бик күп еллар узган. Ләкин бүген дә Казан театр шәһәре булып кала, ә казанлылар ихлас күңелдән театрны яраталар.
Казанда беренче татар театры кайчан барлыкка килгән, беренче актерлар кемнәр? Татарстанда музыкаль театр ачылу тарихы... Беренче постановкалар һәм режиссерлар... Болар һәм башка бик күп кызыклы фактлар хакында Сез күргәзмәгә куелган китаплардан, монографияләрдән, истәлекләрдән белә алачаксыз.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без шат булачакбыз!