2011 елның 23 мартында Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Казанские ведомости» газетасы хезмәткәрләре белән очрашу булды.
Әлеге чара газетаның 20 еллык юбилеена багышлап оештырылды. Очрашуга Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан мәктәпләрнең китапханәчеләре килгән иде.
Бүлек хезмәткәрләре шушы уңайдан китапханә фонды басмаларыннан әзерләнгән «Шәһәр һәм шәһәрлеләр» исемле күргәзмә дә куйдылар.
Килгән кунаклар күргәзмә аша да, редакция хезмәткәрләренең мавыктыргыч сөйләүләре аша да үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алдылар.
