Гомерне озайту мәсъәләсе кешелек акылын күп гасырлар буена борчып килгән.
Медицинадагы тәрәкъкыять һәм яшәү шартларыбызның яхшыруы сәбәпле, сәламәтлекне саклау өлкәсендә шактый зур уңышлар яуланды. Моңа карамастан, кешелек дөньясы ни дәрәҗәдә активрак үсеш алса, озын гомерлелеккә омтылу юлында да шулкадәр күбрәк проблемалар чыга тора. Ничек озайтырга соң үз гомереңне? Котычкыч авырулардан һәм көтелмәгән үлемнән ничек котылып калырга?
Француз галиме, танылган кардиолог, йөрәк эшчәнлеге бозылу һәм йөрәк-кан тамырлары системасы генетикасы өлкәсендә әйдәп баручы белгеч Эрве Ле Марек (Hervé Le Marec) лекциясенә килүчеләр әлеге сорауларга җавап таба алдылар. Ул «Яшьли үлмәс өчен нишләргә?» дигән лекциясен 23 нче март көнне Милли китапханәнең төп бинасында (Кремль ур., 33 нче йорт) укыды.
Лекция Россия Федерациясендәге Франция илчелеге оештырган «Фән турында әңгәмәләр» дигән француз лекцияләренең Х циклы һәм «Популяр механика» журналының «Популяр лекторий» проекты кысаларында үтте.
.jpg)