25 март – мәдәният хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) бүлек фонды басмаларыннан әзерләнгән «Мәдәният һәм вакыт» исемле күргәзмә ачылды.
Монда театр, музей, күргәзмә һәм концерт залларының һәм, әлбәттә инде, китапханәләрнең эшчәнлеген яктырткан төрле газета һәм журналлар урын алган.
Күргәзмәне ачу тантанасында студентлар, укытучылар, китапханәчеләр катнашты.
