Китапханәара абонемент хәрәкәттә

2011 елның 4 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсеннән файдаланучылар үзләренең фәнни, җитештерү һәм белем алу өлкәсендәге ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен китапханәара абонемент хезмәтенә торган саен мөрәҗәгать итәләр.


Китапханәара абонемент системасы – эшчәнлегендә хәзерге чор элемтә чараларыннан, китапханәләрнең электрон каталогларыннан файдаланучы, заказларны автоматлаштырылган тәртиптә дә кабул итүче китапханә хезмәте күрсәтү формаларының берсе. Файдаланучылар Татарстан Милли китапханәсе фондларында булмаган документларны китапханәара абонемент аша Казан һәм Россиянең башка китапханәләреннән вакытлы куллануга алу мөмкинлегенә ия.


2011 нче елның беренче кварталында гына да ТР Милли китапханәсе файдаланучылары заказы буенча 91 документ алынды. Бу – икътисадка, бухгалтерлык эшенә, геосәясәткә, тарихка, медицинага, сәнгатькә, спортка, әдәбият белеменә һәм башка өлкәләргә караган китаплар.

 

           

Заказларның төп өлеше Россия дәүләт китапханәсе тарафыннан башкарылды – безнең файдаланучылар илнең төп китапханәсе фондларыннан 52 китап алдылар. Шулай ук, Казан (Идел буе) федераль университетының Фәнни китапханәсе, Казан Дәүләт энергетика университеты һәм Пенсия фонды китапханәләре фондларыннан китаплар алынды. Бу рәттә – Россия милли китапханәсе, Удмуртия, Мордовия, Марий Эл Милли китапханәләре, Архангельск, Әстерхан, Тверь, Ярославль өлкә универсаль фәнни китапханәләре дә бар.


Китапханәара абонемент һәм документларны электрон юл белән алдырту бүлегенең эшчәнлеге хакындагы тулы мәгълүмат сайтның «Китапханә турында» бүлегендә («Китапханә структурасы» бүлекчәсе) бирелә.

 

            


Китапханәара абонемент һәм документларны электрон юл белән алдырту бүлегенең телефоны: (843) 292-77-05


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International