Татар халкының бөек улы, шагыйрь, фикер иясе Габдулла Тукайның (1886-1913) 125 еллыгына багышлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Кремль ур., 33 йорт) «И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?...» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.
Экспозиция 2011 елның 26 нчы апрелендә шагыйрьнең олугъ юбилеен билгеләп үтүгә тәгаенләнгән чаралар циклының дәвамы булып тора. Аны төзегән вакытта Татарстан Милли китапханәсенең төп фондларын тәшкил иткән китап басмалары файдаланылды.
Иң әүвәл – Г.Тукайның барлык жанрдагы әдәби мирасын туплаган, шагыйрьнең төрле елларда нәшер ителгән әдәби әсәрләре. Монда ук Г.Тукайның төрле халык телләренә тәрҗемә ителгән әсәрләрен дә күрергә мөмкин. Замандашларының истәлекләре, Тукай иҗаты һәм рухи тормышына багышлап язылган бүгенге көн язучыларының китаплары да аерым кызыксыну уята.
Китапханәнең бәләкәй укучыларын төсле басмалар һәм даһи шагыйрь иҗат иткән әкиятләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт көтә.
Күргәзмә Тукай шәхесенә һәм ул иҗат иткән рухи байлыкка битараф булмаган китап сөюче киң җәмәгатьчелеккә юнәлдерелгән. Аның белән 2011 елның апрель азагына кадәр танышырга мөмкин.
