2011 нче елның 1 нче апреленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә «Барокко һәм рококоның купшылыгы һәм ялтыравыгы» исемле күргәзмә куелды.
Европада XVII нче гасырда киң таралган, үтә зиннәтлелеккә һәм тыйнак бөеклеккә, кырыс тантаналылыкка һәм нәфислеккә, формаларның нәзакәтлелеге һәм байлыгына ия барокко стиле XVIII нче гасырның беренче яртысында салмак кына рококо стиленә күчә. Бу стильләр чоры сәнгатьтә көнбатыш цивилизациянең чәчәк ата башлау чоры дип сатала.
Экспозиция түбәндәге бүлекләрдән тора:
• Зиннәтле һәм тантаналы
Монда стильләрнең барлыкка килү тарихы һәм аларның үзенчәлекләре хакындагы басмалар урнаштырылган.
• Версаль идиллиясе
Бу бүлек шул чорның искиткеч архитектурасы турында.
• Чәчәк һәм алмаз гасыры
Биредә куелган китаплар һәм альбомнар шул чор костюмы, зәркән әйберләр эшләү һәм чәчтараш сәнгате үсеше турында сөйлиләр.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без шат булачакбыз!