Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Китап бәйгесе
2011 елның 9 апреле, шимбә
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган “Ел китабы – 2009” конкурсына йомгак ясады.
Конкурста 114 китап катнашты, шуларның 28е чәчмә әсәрләр (проза), 36сы тезмә әсәрләр (шигърият), 26сы балалар әдәбияты, 24е рус телендә чыккан матур әдәбият китаплары.
Татарстан нәшриятларында 2009 нчы елда дөнья күргән, 2010 нчы ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 45 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы катнашты.
2011 нче елның 7 апрелендә конкурсның жюрие җиңүчеләрне билгеләде.
Чәчмә әсәрләр буенча:
1 нче урында – Мөхәммәт Мәһдиевның “5 томлык сайланма әсәрләре”;
2 нче урында – Зифа Кадыйрованың “Көтеп узган гомер”;
3 нче урында – Халисә Ширмәннең “Язмышлардан юк ла узмышым” китаплары.
Тезмә әсәрләр буенча:
1 нче урында – Гамил Афзалның “Рәхмәт!”;
2 нче урында – Мөхәммәт Мирзаның “Адәм баласы” шигырь җыентыклары;
3 нче урында – Рәдиф Гаташның “3 томлык сайланма әсәрләре”
Балалар әдәбияты буенча:
1 нче урында – Габдулла Тукайның “Шүрәле”;
2 нче урында – Балачак энциклопедиясе. 1нче китап;
3 нче урында – Гамирҗан Дәүләтшинның “Борын-борын заманда...” һәм Фаяз Хуҗинның “Кол Гали. Кол Шәриф. Сөембикә” китаплары.
Рус телендә чыккан матур әдәбият буенча:
1 нче урында – Михаил Туруновскийның “Сказки для маленькой дочки” китабы;
2 нче урында – “Казанский альманах” җыентыгы.
2011 елның 29 апрелендә 13 сәгать 30 минутта Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) язучылар, рәссамнар, артистлар, нәшрият җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, китап сөючеләр катнашында “Ел китабы – 2009” бәйгесенә йомгак ясау тантанасы узачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Казан мэры белән «Балаларча булмаган сөйләшү» - ТР Милли китапханәсендә.
Илсур Метшин белән «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган ачык сөйләшү бөтен республикадан яшь активистларны берләштерде.
Тарих һәм маҗара яратучы балаларны «Бердәмлек коды» квестына чакырабыз.
Тарихи сәяхәттә 10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала.
7
апрель, 2026 ел
Тукай юбилее һәм Туган тел көне уңаеннан
Милли китапханәнең классик уку залында берьюлы ике яңа күргәзмә ачылды.
6
апрель, 2026 ел
Космонавтика көненә «Космик Одиссея» һәм «Параллель дөньялар»
Милли китапханәнең уку залларында фәнни-популяр әдәбият, космонавтлар биографиясе, йолдызлы күк атласы һәм фантастик әдәбият тәкъдим иткән яңа китап күргәзмәләре ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз