Хөрмәтле Әбрар ага ядкәре

2011 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Саба районының Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогы гимназиясендә 6 нчы апрель көнне мәктәп укучыларының олуг галим, язучы, җәмәгать эшлеклесе һәм милләтпәрвәр шәхес Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин (1925-2000) истәлегенә багышланган I нче төбәк фәнни-гамәли конференциясе булды.

Әбрар ага – сабалыларның күренекле якташы, ул әлеге районның Чәбия-Чүрчи авылында туып үскән. Аның истәлеген туган ягында кадерләп саклыйлар, бай мирасын өйрәнәләр. Яшь буынны да шушы рухта тәрбияләүләре – бик куанычлы күренеш.

Конференцияне Саба районы хакимиятенең мәгариф бүлеге, аның мәгълүмати-методик үзәге һәм Байлар Сабасы гимназиясе оештырган. Районның үз укучылары белән беррәттән, конференция эшендә күрше төбәкләрдән – Кукмара, Балтач, Теләче һәм Арча районнары мәктәпләреннән дә – 6-11 нче сыйныф укучылар катнашты. Аларның фәнни хезмәтләрен һәм иҗади эшләрен Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты галимнәреннән, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләреннән (директор урынбасары И.Г.Һадиев һәм бүлек мөдире Г.Ш.Җомаголова) торган мәртәбәле жюри бәяләде.

Конференция кысаларында сигез секция – «Китап язмышы – халык язмышы», «Тел – милләтнең көзгесе», «Әдәбиятлы халык – мәдәниятле халык» дип аталган татар теле һәм әдәбияты секцияләре, «Тарих», «Туган якны өйрәнү һәм татар халкы мәдәнияте», «Чит илләр һәм чит телләр», «Рус филологиясе», укытучыларның инновацион эш төрләренә багышланган секциясе – эшләде.

Һәрбер чыгыш ясаучы фәнни-гамәли конференциядә катнашу турындагы сертификатка ия булды. Ә секцияләрдә I, II, III нче урыннарны алган укучыларга, аеруча зур активлык күрсәтүчеләргә мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Мәрхүм Әбрар Гыйбадулла улының рухы шатлансын, данлы исеме онытылмасын! Укучыларга, укытучыларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International