Игътибар! Китап бүләк итүчеләр көне

2011 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

1996 нчы елдан башлап һәр елның 23 нче апрелендә Бөтендөнья китап һәм авторлык хокуклары көне билгеләп үтелә. Әлеге чараны уздыру турындагы карар мәгърифәтчелек, мәдәни традицияләргә хөрмәтне үстерү максатыннан, шулай ук китапның белем таратуда төп чыганак һәм аны саклауның иң ышанычлы әмәле булуын истә тотып кабул ителгән.


Мәдәни мирасны саклауда төп рольне, берсүзсез, китапханәләр башкара, ә теләсә кайсы китапханәнең нәтиҗәле эшләве нигезендә төрле чыганаклардан алынган мәгълүматларны җәлеп итү һәм файдалана алу мөмкинлеге ята. Фондларны тулыландыруның бер юнәлеше – бүләккә китаплар кабул итү .


Бөтендөнья китап һәм авторлык хокуклары көне кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Бүләк итүчеләр көне» уздыра. Бу көнне күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә халыкның шәхси коллекцияләреннән китаплар һәм башка төрле басмалар кабул ителәчәк. Әлеге күркәм эшкә өлеш кертеп, китап фондларын яңа кызыклы басмалар белән тулыландыруыгыз өчен без сезгә бик рәхмәтле булырбыз! Кабул ителгән барлык китаплар да Милли китапханә фондларында үзләренә лаеклы урын алып, хасиятләп сакланачаклар. Һәр китап үзенең укучысын табар һәм укучылар басмаларның титул битендә бүләк итүченең исемен һәм имзасын да күрә алачак.


Акциядә катнашып, китапханәгә кыйммәтле басмалар бүләк итүчеләр рәхмәт хатлары белән билгеләп үтеләчәк, аларның исемнәре «ТР Милли китапханәсенең мактаулы Бүләк итүчеләре китабы»на теркәләчәк.


Китапханә тарихына үзләренең саллы өлешләрен кертергә теләүчеләрне Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт адресы буенча көтеп калабыз.
Элемтәләр өчен телефон: (843) 238-79-00.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International