Татарстанда телләрне саклау һәм үстерүгә булышлык итү

2011 елның 15 апреле, җомга

2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасын үтәү максатында һәм 2010 нчы елга тәгаенләнгән үзәкләштерелгән акча чыгымнары хисабына исәбеннән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең республика китапханәләрен китап белән тәэмин итү бүлекчәсенә 8132150,75 сумлык 26433 данә китап кайтты.
Яңа басмалар арасында, мәсәлән:
•Хәйдәр Бигичев: истәлекләр.
•Н. Дәүли. Яшәү белән үлем арасында.
•Н. Исәнбәт. Татар халык мәкальләре: 3 томда.
•Ә. Шәрәфиев. Чулпан йолдыз: җырлар
дигән китаплар һәм альбомнар бар.
Барлык килгән китаплар Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль китапханәләренә тапшырылачак.

Халык күңелендә мәңгегә

Татар милли мәдәниятенең иң күренекле шәхесе Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 125 ел тулуга багышланган чаралар циклы кысаларында ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге «Халык күңелендә мәңгегә» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.

2011 нче елның 26 нчы апрелендә республикабыз тантаналы рәвештә бөек шагыйрь – Габдулла Тукайның (1886-1913) туган көнен билгеләп үтә. Бу – яз бәйрәме, чөнки бөтен дөнья яшеллеккә күмелә, күңел җылыга һәм кояшка куана. Бу - шигърият бәйрәме. Халыкның шагыйрьгә булган кайнар мәхәббәтен белдерү бәйрәме. Бу көнне иртәдән кичкә кадәр шигырь һәм җыр яңгырый, барлык шигырь сөючеләрне Тукай дөньясына чакырып тальян уйный...
Әлеге халык бәйрәменә багышлап, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге «Халык күңелендә мәңгегә» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә. Биредә матур рәсемле альбомнар, ноталар, музыкаль язмалар һәм «Тукай сәнгатьтә» дигән күпкырлы теманы ачучы башка төр басмалар куелган.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без шат булачакбыз!

 








ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International