Китапханәләр арасында «ЛИДЕР» кем?

2011 елның 15 апреле, җомга

Моннан 11 ел элек, ягъни 2000 елда, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Лидер» һәм «Иҗади эзләнү» премияләрен гамәлгә куйды. Һәр ел саен тапшырылып килүче әлеге премияләрнең максаты – китапханә хезмәткәрләрен иҗади эзләнүгә һәм яңача эш алымнарын актив куллануга этәрү, һөнәри эшчәнлекләренә матди стимул бирү.


«Лидер» премиясе – берәү, ул Татарстан Республикасының ел дәвамында иң яхшы эшләгән үзәкләштерелгән китапханәләр системасына тапшырыла. «Иҗади эзләнү» премиясе 3 төр (номинация) буенча билгеләнә: «Үзәк китапханә», «Шәһәр китапханәсе», «Авыл китапханәсе». Аерым бер китапханә дә, бер китапханәче генә дә, китапханәчеләр төркеме дә «Иҗади эзләнү» премиясе лауреаты булырга мөмкиннәр.
Премияләр конкурс нәтиҗәләре нигезендә бирелә.


Китапханәләрнең конкурста катнашуы өчен төп шартлар – китапханәдән файдаланучыларга югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү, яңа идеяләр уйлап табу яки җәлеп итү, аларны кулланылышка кертү, җәмәгатьчелектә китапханәнең уңай имиджын тудыру һәм аны саклау.
Җиңүчеләрне билгеләү өчен булдырылган оештыру комитетына Татарстан мәдәният министрлыгы, республиканың эре китапханәләре – Татарстан Республикасының Милли, Республика балалар, Республика яшүсмерләр китапханәләре, Республиканың сукырлар өчен махсус китапханәсе вәкилләре керә. Премияләр бирү конкурсының төп оештыручысы булып Милли китапханә тора.


2010 елгы эш нәтиҗәләре буенча «Лидер» премиясе Чистай үзәкләштерелгән китапханәләр системасына җирле авторларның әсәрләрен актив пропагандалаган, нәшрият эшен югары дәрәҗәдә оештырган өчен бирелә.

 
«Иҗади эзләнү» премияләренә түбәндәге китапханәләр лаек булды:


«Үзәк китапханә» номинациясендә эшчәнлекләренә спонсорлар акчаларын җәлеп иткән (фандрайзинг) өчен Яшел Үзән районының Үзәк балалар китапханәсе;


«Шәһәр китапханәсе» номинациясендә фантастик әдәбият фестивале оештырган өчен Яр Чаллы шәһәренең 1 нче номерлы китапханәсе.

һәм шул ук номинациядә «Каюм Насыйри» дип аталган тарихи-мәдәни һәм туган якны өйрәнүгә караган проект төзеп, аны гамәлгә ашырган өчен шул ук Яшел Үзән районының Үзәк китапханәсе;

 

Оештыру комитеты, лаеклы эшләр җибәрмәүләре сәбәпле, «Авыл китапханәсе» номинациясендә премияне бирмәскә, конкурста катнашкан барлык авыл китапханәләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләргә карар кылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International