Халыкара бию көне

2011 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Матурлыкка омтылу кешегә тумыштан салынган. Моның иң ачык мисалы – бию. Ул кеше хисләре кебек үк барлыкка килгән һәм үскән. Кеше тормышка соклану, бәхет, уңыш, рәхәтлек хисләрен бию аша чагылдыра. Тормышыбызның буеннан буена без бию белән тыгыз бәйләнештә, һәм бу бәйләнеш өзелгәндә бездән, әйтерсең лә, ниндидер гүзәллек китә...


Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге Сезнең игътибарга ел саен 29 нчы апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара бию көненә багышланган күргәзмә тәкъдим итә. Күргәзмәгә биюнең төрле төрләре, шул исәптән классик биюнең иң матур, нәфис төре – балет турында сөйләүче документлар (китаплар, альбомнар, DVD, CD дисклар) куелган.


Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без шат булачакбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International