Халыкара китап алмашу: Болгария

2011 елның 29 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең халыкара һәм регионара китап алмашу бүлеге күп еллар дәвамында эквивалент китап алмашу һәм килешүләр нигезендә китап тәэминаты мәсьәләләре белән шөгыльләнә, ерак һәм якын чит илләрдәге китапханәләргә һәм татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдәге оешмаларга татар телендәге һәм туган якны өйрәнүгә караган әдәбият туплауда ярдәм күрсәтә.


Бүлек эшчәнлегендәге тагын бер юнәлеш – Болгариядәге Тангра Институты белән бәйле. Бу эшчәнлек нәтиҗәсе буларак, китапханәбезнең «Татарика» фонды Софиядә басылып чыккан, татар-болгар мөнәсәбәтләре тарихына багышланган зур кыйммәткә ия китапларның күчермәләре белән баеды:


Татаробългарски отношения пръзъ сръднитъ въкове съ огледъ къмъ царуването на Смилеца/ Д-ръ П.Никовъ. – София, 1921. – 53 с.
Българи и татари въ сръднитъ въкове. Т.3/Проф. П.Никовъ. – София: Българска историческа библиотека, 1929. – 141 с.
Павлов П. Монголотатари на Българска военна служба в началото на ХIV век.


Алмашка Болгариягә безнең көннәрдә Татарстанда басылып чыккан «Татар тарихы» китабының өч томы җибәрелде.


Халыкара һәм регионара китап алмашу бүлеге турында тулы мәгълүматны безнең сайтның «Китапханә турында» («Структура») бүлекчәсендә таба аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International