Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан ел саен китапханәләргә бирелә торган «Лидер» («Әйдәп баручы») һәм «Иҗади эзләнү» премияләренең 2016 нчы елгы ияләрен ачыклау буенча конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды.
2017 нче елның 24 нче мартында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Милли китапханә, Республика яшүсмерләр китапханәсе, Республика балалар китапханәсе һәм Республика махсуслаштырылган сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе вәкилләре катнашында конкурсның оештыру комитеты утырышы узды. Премиянең гамәлгә куючысы мәдәният министрлыгы булса, конкурсны төп оештыручы булып Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тора.
Әлеге премияләр 2000 нче елдан башлап бирелә. Аларның максаты – китапханә хезмәткәрләре арасында иҗади эзләнүгә омтылышны арттыру һәм яңача эшчәнлек төрләрен үстерү, һөнәри эшчәнлекләрен камилләштерү юнәлешендә матди яктан кызыксындыру, республика китапханәләре эшчәнлегендәге традицияләрне саклап калу һәм үстерү.
«Лидер» премиясе ел йомгаклары буенча иң яхшы эшләгән китапханәгә хәзерге заман китапханә хезмәте күрсәтүнең югары үрнәген булдырган, китапханәдән файдаланучыларны үзенә һәм китап укуга актив җәлеп иткән, халык арасында китапханәнең һәм китапханәченең социаль статусын күтәргән өчен бирелә.
«Иҗади эзләнү» премиясе китапханәләр эшчәнлегендә яңа юнәлешләр һәм эш алымнары кулланган өчен «Үзәк китапханә», «Шәһәр китапханәсе», «Авыл китапханәсе» номинацияләрендә бирелә.
2016 нчы елгы эш нәтиҗәләре буенча оештыру комитетына 15 үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан 23 эш тәкъдим ителде (2-се – «Лидер», 21-е – «Иҗади эзләнү» премияләренә).
«Лидер» премиясенә «Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе китап укучыларны үзенә һәм китап укуга актив җәлеп иткәне өчен лаек дип табылды.
«Иҗади эзләнү» премиясе лауреатлары:
Нурлат муниципаль районы «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет оешмасының Үзәк китапханәсе «Күптөрлелектә гармония» клубы кысаларында «Китаплардан дуслык күпере» проекты өчен.
Бөгелмә муниципаль районы «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет мәдәният оешмасының 3 нче номерлы китапханә-филиалы «Без сәламәтлек яклы!» клубы эшчәнлеге өчен.
«Кукмара муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет оешмасының Янил авылы китапханәсе «Театр – балалар китабын популярлаштыру һәм укыту чарасы» дигән эше өчен.
Яңача эш алымнарын актив һәм нәтиҗәле кулланганнары өчен оештыру комитеты карары белән ике китапханә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, болар:
«Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет оешмасы;
«Теләче муниципаль районының Җирлекара китапханәсе» муниципаль бюджет оешмасының Шармыш авылы китапханәсе.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да һөнәри уңышлар телибез!