Бакчачылар белән очрашу

2011 елның 11 мае, чәршәмбе

2011 елның 4 маенда Татарстан Милли китапханәсенең икенче бинасындагы уку залында (К.Маркс ур., 36 йорт) «Приусадебное хозяйство», «Сельская новь» журналлары редакциясе хезмәткәрләренең укучылар һәм бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр белән очрашуы булып узды. Очрашуны вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре оештырды.

Очрашуда Казан шәһәренең бакчачылар ассоциациясеннән, «Сам хозяин» газетасы редакциясеннән, Казан дәүләт аграр университетыннан да вәкилләр катнашты.

«Приусадебное хозяйство», «Сад и огород», «Сельская новь», «Мой прекрасный сад», «Цветоводство», «Сам хозяин», «Бакча», «Дом, сад, огород» һ.б. басмалардан әзерләнгән күргәзмә дә очрашуда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

Очрашу кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Бу чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә соруларга җавап таба алдылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International