Презентациягә чакырабыз

2011 елның 11 мае, чәршәмбе

12 нче май көнне 14.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсенең төп бинасында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) Мирсәй Гарифның «Хәйретдин Мөҗәй. Тормыш юлы һәм иҗаты» исемле китабын тәкъдир итү булачак.


Хәйретдин Мөҗәй (Хәйретдинов Мөҗәһит Хәйретдин улы 1901-1944) – Ватан өчен һәлак булган татар язучыларының берсе, легендар шәхес, каһарман сугышчы.
Х.Мөҗәй Бөек Ватан сугышында полк командиры булган, 1942 елда Харьков янында барган сугышлар вакытында әсирлеккә эләккән. Дахау концлагеренда яшерен оешма төзүдә һәм баш күтәрүдә катнашкан өчен фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән.


Язучының иҗаты һәм аянычлы язмышы белән Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы, «Ык таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Мирсәй Гариф таныштырачак.


Белешмәләр өчен телефон: 238-79-00 (ТР Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International