Китапханәчеләр семинары: «Җәмәгать китапханәләренең веб-сайтлары»

2011 елның 16 мае, дүшәмбе

2011 нче елның 13 нче маенда Милли китапханәдә «Җәмәгать китапханәләренең веб-сайтлары» дигән темага китапханәчеләр семинары узды. Семинарга республиканың 25 районы китапханәләреннән методик, библиография бүлекләре хезмәткәрләре, программистлар, автоматлаштыру бүлекләре мөдирләре килде. 

Республика үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының 2010 елгы эш нәтиҗәләре һәм аларның яңача эшчәнлеге белән фәнни-методик бүлекнең яңача эшчәнлек бүлекчәсе мөдире О.И.Зуева таныштырды.

Милли китапханәнең мәгълүмат-библиография бүлеге хезмәткәрләре сыйфатлы китапханә сайты төзү өчен ярдәмче мәгълүматлар тупланган чыганаклардан күргәзмә әзерләделәр. Мәгълүмат-библиография бүлеге мөдире Г.Ф.Кочкарина һәм баш китапханәче О.С.Самышкина веб-сайтларны төзергә өйрәтүче чыганакларга күзәтү ясадылар, интернет челтәрендә сайтка реклама бирү һәм теркәү мәсьәләләренә тукталдылар.

 

Республикадагы 15 китапханә сайтларының уңай якларын һәм кимчелекләрен күрсәтеп, «Үзәкләштерелгән китапханәләр системаларында сайт төзү тәҗрибәсенә анализ: уңышлар һәм кимчелекләр» дигән презентация ясалды.

«Интернет челтәрендә Россия Федерациясе җәмәгать китапханәләре сайтлары» дип аталган, Ульяновск, Томск, Вологодск, Түбән Новгород, Чабаксар һәм Канаш шәһәрләре үзәкләштерелгән китапханәләр системалары тәҗрибәсен яктырткан презентация дә катнашучыларда зур кызыксыну тудырды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International