
Милли китапханәгә йөрүчеләр һәм Казан кунаклары өчен китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре танылган язучы, әдәби тәнкыйтьче, фәлсәфәче һәм публицист Виссарион Григорьевич Белинскийның тууына 200 ел тулуга багышланган күргәзмә оештырдылар.
ХIХ гасырның 30-40 нчы елларында ул рус әдәбияты үсешенә зур йогынты ясый, шуның өчен дә бу чорны «Белинский гасыры», ә Белинскийның үзен «рус тәнкыйтьчеләренең атасы» дип атыйлар.
Күргәзмәдә В.Г.Белинскийның 1911 елда Ф.Павленко наширлегендә дөнья күргән 4 томлык сайланма әсәрләре, 1834 елда язылган танылган «Әдәби хыяллар» («Прозага элегия») әсәре, А.С.Пушкин һәм М.Ю.Лермонтовның иҗатларын бәяләгән мәкаләләре, рәссам А.А.Наумов картинасыннан гравюра һ.б. лар тәкъдим ителә.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Зур уку залында 2011 нче елның 1 нче июленә кадәр эшләячәк.
Рәхим итегез!