«Китапханә төне»

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

          2017 нче елның 22 нче апрелендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ел саен уздырыла торган «Китапханә төне» уку фестивалендә катнашты. Республикабызның мәдәни тормышында зур вакыйга булган әлеге чарада күпсанлы китап укучыларга Татарстан  Республикасы Милли китапханәсе үз ишекләрен ачты. «Китапханә төне»нең девизы – «Яңача укылыш». «Яңача укылыш» – күнеккән әйберләргә яңа күзлектән карау мөмкинлеге, шулай ук белмәгәнне танып белү. Бу кичәдә кунакларга шәһәребезнең иң гүзәл тарихи биналарының берсе булган «Ушкова йорты» – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрелде.  Бу кичәдә шулай ук «Язгы игелек атнасы» кысаларында Бөтенроссия хәйрия акциясе буенча  барлык катнашучыларга «георгий тасмалары» таратылды. 

        Рус телендә иҗат итүче яшь язучы Альбина Нурисламованың мистикага корылган популяр китапларын тәкъдир итү кичәсе китап сөючеләр күңеленә әлеге чараның иң гүзәл мизгелләре булып кереп калды. Кичәне танылган язучы Әхәт Мушинский алып барды, ул тамашачыларны авторның әсәрләре белән тагын да якыннанрак таныштырды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина Альбина Нурисламовага Милли китапханәгә багышланган затлы альбом бүләк итте. Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев үз чыгышында язучыга иҗат уңышлары, укучыларны тагын да яңа әсәрләре белән шатландыруын теләде. Тамашачылар авторга бер-бер артлы сораулар яудырдылар. Язучы аларга бик кызыклы җаваплар бирде.Китапханә төненең иң серле өлеше – В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация институты студентларының театральләштерелгән тамашасы иде. Әлеге уку йортында эшләп килүче «әдәби кунакханә»гә йөрүче студентлар төрле-төрле костюмнардан шәм яктысында чыгыш ясадылар. Китапханә төне чыннан да мистик төсмерләр алды. Ак күлмәкле, сихри көчкә ия әкият алиһәсе катнашучыларны бу төндә теләгән изге теләкләренең һичшиксез кабул булачагына ышандырды.

Чарада катнашучыларның күбесе китапханәнең бердәм электрон укучы билетына ия булдылар. Киләчәктә Милли китапханәбезнең укучылар саны тагын да артыр дип ышанасы килә. Китапханәдә узган әлеге чара китап сөчеләр күңелендә якты тәэсирләр калдырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International