Татарстан Милли китапханәсе «Россиянең китап картасы» проектында

2011 елның 30 мае, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Мәскәү шәһәренең «Киевская» үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» дәүләт мәдәният учреждениесе тарафыннан оештырылган китапханәара ачык проектта катнашты.

Проект кысаларында «Киевская» үзәкләштерелгән китапханәләр системасының бер китапханәсе җирлегендә Россия һәм якын чит илләр халыкларының телләрендә дөнья күргән хәзерге чор әдәбияты фонды булдырыла. Әлеге фонд үз төбәге халыклары телләрендәге китапларны «Киевская» ҮКСына җибәрү мөмкинлеге булган хезмәттәш-катнашучылар исәбенә тулылана.

ҮКСның cbskiev.ru адреслы сайтындагы төп биттә проектта катнашучы шәһәрләрне билгеләгән Россия һәм якын чит илләр интерактив картасы белән мәгълүмати баннер урнаштырылган. Курсорны шәһәр исеменә кую белән проектта катнашучылар турында мәгълүмат бирүче сәхифә ачыла.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан Мәскәү шәһәренең «Киевская» ҮКСы фондын Татарстан турындагы китаплар, балалар өчен татар телендәге әдәбият, республикабызның мәдәни традицияләре, татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга тәгаенләнгән басмалар белән тулыландыруда сизелерлек ярдәм күрсәтелде.

Әлеге акция милләтара, мәдәни һәм һөнәри бәйләнешләрне ныгытуга зур өлеш кертер һәм бер-беребез турында күбрәк белү мөмкинлеге тудырыр дип өметләнәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International