Татарстан Республикасының Милли китапханәсе «Рус әдәбиятының хәзерге заман укучылары» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында катнашты

2017 елның 2 мае, сишәмбе

       2017 нче елның 25 нче апрелендә Социомәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификацияне күтәрү) институтында «Рус әдәбиятының хәзерге заман укучылары» дип аталган Түгәрәк өстәл утырышы узды.

Түгәрәк өстәл эшендә Россиянең төрле өлкәләреннән килгән әйдәп баручы китапханә директорлары, Казанның югары уку йортлары вәкилләре, Милли китапханә, республиканың әдәби музейлары хезмәткәрләре һәм Язучылар берлеге әгъзалары катнашты. Анда классик һәм хәзерге заман әдәбиятының мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләре, китап укучыларның ниндирәк темаларга өстенлек бирүләре, балаларны, үсмерләрне һәм өлкән буын китап укучыларны китап укуга тарту максаты белән мәгърифәтчелек эшчәнлеге турында сүз барды.

 Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге мөдире Фирдәвес Имамова «Хәзерге заман әдәбиятын укуга кызыксынуны формалаштыру буенча Милли китапханә эшчәнлеге» дигән темага доклад һәм презентация ясады. Докладта  Милли китапханәдә уздырылган күләмле чаралар яктыртылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International