«Сабантуй бәйрәмен оештыру һәм уздыру методикасы» семинар-практикумы

2017 елның 2 мае, сишәмбе

2016 нчы елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Сабантуй милли бәйрәмен оештыру һәм уздыру методикасы» исемле семинар-практикумда катнашты. Әлеге чараны, Россия Федерациясе төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче   режиссерларга һәм Сабантуй бәйрәмен оештыручыларга ярдәм йөзеннән, Социомәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институты һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештырды.

Семинарда Россиянең 44 төбәгеннән һәм 7 чит илдән татар иҗтимагый оешмаларыннан 69 вәкил катнашты.

Тыңлаучылар өчен Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге хезмәткәре Ф. М. Гыйззәтуллина Сабантуй бәйрәмен уздыру өчен кирәкле булган сценарийлар әзерләде һәм аларны бүләк итте. Бәйрәмгә багышланган сценарийларга күзәтү, китапханәнең мәгълүмат ресурслары һәм алардан файдалану хакында сөйләшү булды.  Халыкара китап алмашу бүлеге Татарстан нәшриятларында дөнья күргән басмалардан торган күргәзмә оештырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International