Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), һәр елның 15 нче маенда билгеләп үтелә торган Халыкара Гаилә көненә багышлап, «Гаилә бәхетенең формуласы» исемле күргәзмә тәкъдим итә.
Һәр кешенең тормыш юлында очрый торган мөһим сорауларга җавапларны китаплардан табып була. Вак-төяк өчен сүзләшүдән ничек туктарга, бер-берең белән аралашудан ничек тәм табарга? Һәр гаилә тормышында була торган кризисларны ничек җиңелрәк уздырып җибәрергә? Бала белән ничек аралашырга? Күргәзмәдә гаилә психологиясен һәм мохитен җайга салу буенча китаплар куелган. Авторлар чын хатын-кызларның гаилә мөнәсәбәтләрен саклау серләрен ачалар, уңай фикерләү аша тормышны яхшы якка үзгәртү турында файдалы киңәшләр бирәләр.
Балаларны тәрбияләү, гаилә һәм белем бирү учакларының бергә аралашып эшләүләре турында китаплар экспозициядә зур урын били. Татарстан Республикасының гаиләдә милли гадәтләрне саклау һәм гаилә нигезен тәшкил итүче кыйммәтләрне ныгыту буенча эш тәҗрибәсе аеруча кызыклы. Шулай ук күргәзмәдә мөселман һәм христиан гаиләсе кору үрнәкләре бирелгән китаплар, «Мин сине ничек яраттым» һәм «Татарстанның 100 гаиләсе» дип аталган җыентыклар тәкъдим ителә. Француз, америка, инглиз һәм башка җәмгыятьләрдә гаилә тормышы, Көнбатыш һәм Көньяк Ауропа халыкларының никах мөнәсәбәтләре турында материаллар укучыларга кызыклы булыр. Гаилә учагын ныгыту һәм гаилә бюджетын алып бару өчен киңәшләр дә күпләрнең күңелләренә хуш килер.
Танылган язучы Эмиль Золя сүзләре белән әйтсәк «Гаилә бәхете бер-береңә ярдәмчел, эчкерсез һәм мәрхәмәтле булуда». Күргәзмә ай ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм киң катлам укучылар өчен кызыклы булыр дип ышанабыз.
Рәхим итегез!