Кыйммәтле бүләк

2011 елның 2 июне, пәнҗешәмбе
2011 нче елның 23 нче апреле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Бөтендөнья китап һәм авторлык хокуклары көне кысаларынада «Бүләк итүчеләр көне» уздырылды.

Бу көнне китапханәбезгә казанлылар шәхси коллекцияләреннән китаплар һәм башка төрле кызыклы басмалар бүләк иттеләр. Китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә Зөлфә Исмәгыйль кызы Усманова тарафыннан да кызыклы китаплар һәм тарихи документ тапшырылды:
1. Толстой Л.Н. Сурат каһвәханәсе / тәрҗ. Хөсәен Әбүзәров. – Казан: Тип. газ. «Баянуль-хакъ», 1908. – 16 б.
2. Севильский цирульник: комическая опера в трех действиях / пер. с итальянского Г.А.Лишина. – С.-Петербург: Изд. Тип. Импер. Спб. театров, 1896. – 88 с. – Музыка России.
3. Танылган татар драматургы Галиәсгар Камалның Исмәгыйль Усмановка үз кулы белән язган хаты. – 1926 ел. – 1 кгз.




Мәдәниятебез һәм әдәбиятыбыз тарихы өчен зур әһәмияткә ия булган әлеге китаплар һәм хат Зөлфә ханымның әтисе Исмәгыйль Усмановтан ядкәр булып калганнар. Исмәгыйль Усманов – татарлар арасында танылган табиб, тарихыбызга «Исмәгыйль доктор» исеме белән кереп калган күренекле шәхес.

Кыйммәтле мирас, Исмәгыйль аганың якты истәлеге буларак та, Милли китапханәдә кадерләп сакланыр һәм укучыларыбызга, галимнәргә алардан файдалану мөмкинлеге тудырылыр дип ышандырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International