Романтизм турында

2011 елның 2 июне, пәнҗешәмбе


Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге сәнгать тарихы белән таныштыручы күргәзмәләр сериясен дәвам итә.

Әлеге сериянең чираттагы күргәзмәсе ХVIII нче гасыр ахыры ХIX нчы гасыр башында әдәбият һәм сәнгатьтә иҗат методы булган романтизмга багышланган.

Чорлар алмашыну үзе белән сәнгатьтә стильләр алмашын да алып килә. Европа мәдәниятендәге антик традицияләргә кызыксынуның кимүе нәтиҗәсендә, XVIII нче гасыр ахырында яңа стиль – романтизм стиле формалаша. Романтиклар мәгърифәтчелек һәм классицизм тарафыннан кире кагылган һәм нәфрәт уяткан Урта гасыр чорына мөрәҗәгать итәләр. Алар хыял һәм чынбарлык каршылыгы проблемасын кискенләштерәләр. Шарль Бодлер юкка гына романтизм – ул «стиль дә, рәсем ясау рәвеше дә түгел, ә билгеле бер хисле төзелеш» дип язмаган.


• Күргәзмә бүлекләренең берсе «Бөек композиторлар һәм виртуозлар дәвере» дип атала, чөнки романтизм сәнгатендә нәкъ менә музыка әйдәп баручы төр булып тора. Глинка, Чайковский, Римский-Корсаков, Беллини, Вагнер – бу шул чор бөек музыкантларының бер өлеше.


• Рәсем сәнгатендә романтизм Жерико, Э.Делакруа, К.Брюллова, В.Верещагин, О. Кипренский һ.б бик күп бөек рәссамнарның исемнәре белән бәйле. Күргәзмәнең «Буяулар һәм яктылык драмасы» бүлеге аларның тормыш һәм иҗат юлына багышланган.


• «Дөньяви күренеш буларак романтизм» бүлегендә романтизмның үзенчәлекләре, төрләре һәм, гомумән, шул чор тарихы турында документлар урнаштырылган.


Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без шат булачакбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International