Үлемсез полк

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре «Үлемсез полк» халыкара иҗтимагый акциясендә катнашты.

Казанда Бөек Җиңү көне халыкның шәһәр үзәге буйлап күмәк йөреше белән дә билгеләп үтелде. Әлеге акциядә 120 меңнән артык кеше катнашты. Быел ул дүртенче тапкыр үтте һәм сугышларда катнашкан, һәлак булган туганнарын, тыл хезмәтчәннәрен искә алучыларның һәм данлаучыларның һәммәсен бер зур полкка берләштерде. «Үлемсез полк» иҗтимагый хәрәкәте чорлар һәм буыннар бәйләнешен ачык чагылдыра, Бөек Ватан сугышы турындагы изге Хәтернең һәрбер гаиләдә озак еллар саклануына булышлык итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International