Татар халкының күренекле шәхесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова 26 нчы май көнне Милли китапханәгә үзенең шәхси архивында сакланучы тарихи материалларны тапшырды. Алар арасында «Яңа милли юл» журналының 1931–1939 елларда чыккан саннарының төп нөсхәләре тупланмасы (һәр елның 12 саны) бар. Әлеге журнал 1928 елдан башлап 1939 елга кадәр Берлинда Гаяз Исхакый тарафыннан нәшер ителгән.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Милли китапханәнең Химаячеләр шурасы рәисе Разил Вәлиев, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү иституты директоры, тарихчы галим Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Республикасының Дәүләт архивы директоры Сөләйман Рәхимов, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты бүлек җитәкчесе Ильяс Мөстәкыймов, галимә, социология белгече Лариса Усманова, Казан университеты галиме Азат Ахунов, журналистлар һәм башка кунаклар катнашты.
Очрашу барышында хәзерге көндә халкыбызның язма мирасын туплау, саклау һәм өйрәнү юнәлешендә борчыган мәсьәләләр дә күтәрелде. «Язма мирасны туплыйбыз, әмма ул әлегә тиешенчә өйрәнелми. Чөнки моның өчен кирәкле берничә телне камил белгән галимнәребез юк. Төркиядә яшәүче тарихчы Надир Дәүләт бу мәсьәләдә бездән бер башка өстен тора», – диде Разил Вәлиев. Очрашуда Финляндия татарларының язма мирасын барлауга да игътибар итәргә кирәклеген искәрттеләр. Тарихи хәзинә югалырга мөмкин, чөнки хәзерге буын татар теленнән ераклаша, европалаша бара.
Фәүзия ханым Бәйрәмова тарихи документларны нәкъ менә Милли китапханәгә тапшыруының сәбәбе белән дә уртаклашты. Китапханәгә ышаныч белдерүен, документларның биредә югалмаячагын әйтте. «Милли китапханә безнең Ана йортыбыз шикелле якын. Безне монда һәрвакыт галимнәр каршы ала. Татар милләтенең каймагы Милли китапханәгә җыелган. Китапханәгә теләсә кем кереп, мин тапшырган журналлар белән танышсын, галимнәребез үзләренең хезмәтләрендә файдалансын», – диде ул.
Милли китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы «Татар мөһаҗирлеге коллекциясе»ндә «Яңа милли юл» журналының 74 саны бар. Фәүзия Бәйрәмова тапшырган материаллар коллекцияне баетты, тулыландырды.
Китапханә мөһаҗирлектә яшәгән татарларның рухи хәзинәләрен туплау эшен дәвам итә, кадерле мирас тарихи Ватанга кайта...