«Сергей Есенин Россиядә һәм дөньяда» дигән мәгълүмат базасын төзүдә катнашу

2017 елның 2 июне, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенә төрле темаларга кагылган хатлар еш килә. Күптән түгел М.Горький исемендәге Рязань өлкә фәнни китапханәсеннән мөрәҗәгать алынды. Әлеге китапханә, Россия Фәннәр академиясе белән берлектә, «Сергей Есенин Россиядә һәм дөньяда» дигән мәгълүмат базасын төзү эшенә керешкән. Һөнәрдәшләр Татарстан Республикасы Милли китапханәсеннән С.Есенин әсәрләренең Татарстандагы басмалары, татарчага тәрҗемәләре, шулай ук шагыйрь турындагы китап-мәкаләләр тасвирланган библиографик исемлек сорап язганнар. Аларны С.Есенин иҗатының сәнгатьтә гәүдәләнеше, аңа багышлап Татарстанда үткәрелгән һәртөрле чаралар, фәнни конференцияләр турында да мәгълүматлар кызыксындыра.

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тырышлыгы белән мондый исемлек төзелде. Библиографик исемлеккә материал дүрт бүлеккә төркемләп, бүлекләр эчендә аларның басылып чыгу хронологиясе тәртибендә урнаштырылды. Исемлек «С.Есенинның Татарстанда басылган русча әсәрләре», «С.Есенинның Татарстанда басылган татарча әсәрләре», «С.Есенинга багышлап Татарстанда басылган русча китаплар, мәкаләләр», «С.Есенинга багышлап Татарстанда басылган татарча китаплар, мәкаләләр» дигән бүлекләрдән тора. Һәр бүлек эчендә башта китаплар, җыентыклардагы мәкаләләр, аннары газета һәм журналлардагы публикацияләр теркәлде, өлешчә аннотация бирелде. Библиографик исемлек Татарстан турындагы мәкаләләрнең систематик картотекасын (1934–1994 нче еллар), 1994–2017 нче еллар аралыгында басылган мәкаләләрнең электрон базасын һәм Татарстан Республикасы матбугат елъязмасын (1930–2017 нче еллар) кулланып төзелде.

Әле шушы көннәрдә генә М.Горький исемендәге Рязань өлкә фәнни китапханәсеннән, аларга җибәрелгән исемлек өчен рәхмәт белдереп, җавап хаты килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International