ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К. Маркс ур., 36 йорт), чит телләрдәге әдәбият бүлегенең алман уку залы хезмәткәрләре тырышлыгы белән, алман рәссамы Томас Фелькерның скетчинг стилендәге картиналары күргәзмәсе ачылды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт), татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Россиядә Театр елы уңае белән, вакытлы матбугат бүлеге фонды басмаларыннан әзерләнгән «Тукай һәм театр» дигән тематик күргәзмә эшли башлады.


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр урамы, 5 йорт) Россиядә Театр елы кысаларында «Россия музыкаль театрлары тарихыннан сәхифәләр» дип исемләнгән күргәзмәләр циклын дәвам итә. Циклның чираттагы күргәзмәсе – «Бию сере. Хореография сәнгате» дип атала.

2019 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең файдаланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Мин – китап укучы» әдәби проекты кысаларында 181 нче күппрофильле мәктәпнең сигезенче сыйныф укучылары өчен «Китапханә белән танышу» дип исемләнгән күзәтү-мәгълүмати очрашу үткәрделәр.


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә эшләп килүче «Әдәби алан» клубының чираттагы утырышы 2019 елның 28 мартында узды.

«Ел китабы» Республика конкурсы кысаларында 2019 елның 29 мартында, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге белән берлектә, Балтач районы Үзәк китапханәсендә язучы, шагыйрә, эшмәкәр Равилә Шамил кызы Шәйдуллина һәм режиссёр Нурания Мөхәммәтхан кызы Җамали белән очрашу кичәсе үткәрелде.

Алтын Урда дәүләте оешуга 750 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) апрель ае дәвамында «Алтын Урда: кыйтгалар һәм дөнья мәдәниятләре тоташкан урында» дигән тематик күргәзмә эшли.

«Мин – китап укучы» әдәби проекты кысаларында 2019 елның 25 һәм 28 март көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицейның мәктәп яны лагерында ял итүчеләр һәм 3 нче гимназия укучылары булды. «Үз уеным» форматындагы әлеге чаралар Борынгы Греция мифларына багышланган иде.


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан ел саен китапханәләргә бирелә торган «Лидер» («Әйдәп баручы») һәм «Иҗади эзләнү» премияләренең 2018 елгы ияләрен ачыклау буенча конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды.


26
март, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 7 томлык «Әсәрләр»е басмасын тәкъдим итү кичәсе булды. 2018 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән әлеге күптомлык әдипнең бай иҗатын тулаем күзаллау һәм аның белән әтрафлы танышу мөмкинлеге бирә: аерым-аерым томнарда шигырьләре, роман һәм повестьлары, пьесалары һәм әдәби тәрҗемәләре, мәкаләләре, күренекле шәхесләр белән әңгәмәләре, публицистик язмалары, иҗади һәм сәяси эшчәнлеге хакында каләмдәшләренең бәяләмәләре, шигъри багышлаулары һ.б. урын алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International