2017 нче елның 2–6 нчы август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI нчы корылтае узачак. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Татарлар хәзерге дөньяда» дип аталган кызыклы һәм бай эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре 2017 нче елның июль аенда Мамадыш һәм Арча районнары авылларына чираттагы археографик экспедицияләргә чыктылар.
2017 нче елның 28 нче июле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) Бөтендөнья татар конгрессының 2-6 нчы август көннәрендә узачак VI нчы корылтаена багышланган күргәзмә эшли башлады.
Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан, авыл клублары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү максаты белән, шәһәрләрдәге һөнәри оешмалар һәм төркемнәрнең республикабыз муниципаль районнарындагы авыл җирлекләренә иҗади сәфәрләре план-графигы төзелгән иде. Әлеге план нигезендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкиле Кукмара районының Купка авылында булып кайтты.
2017 нче елның 17 нче июле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Төркиядә һәм Америкада яшәүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләреннән торган делегация булды. Алар чит илләрдәге милләттәшләребез тормышын, аларның язма мирасын яктырткан күргәзмә белән таныштылар, татар мөһаҗирлеге мәсьәләләре, киләчәктә үзара хезмәттәшлек хакында китапханә җитәкчелеге белән фикер алыштылар.
Татарстанда, Казанда сәяхәт кылучы Азәрбәйҗан татар диаспорасы вәкилләре Милли китапханәдә Газиз Гобәйдуллинның тууына 130 ел тулуга багышлап куелган «Беренче татар профессоры» дигән күргәзмәне карады, мәшһүр шәхес һәм галимнең мирасын таныту мәсьәләләре хакында китапханә җитәкчелеге белән фикер алышты.
Татар әдәбиятының һәм матбугатының иң өлкән әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси басмасы булган «Казан утлары» журналына 95 ел тулу уңае белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе җитәкчелеге редакциягә котлау хаты юллады.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында июль ае дәвамында «Шахмат – спорт, уен, фән, сәнгать» дип аталган китап күргәзмәсе эшли. Ул 20 нче июльдә билгеләнеп үтүче Халыкара шахмат көненә багышланган.
2017 нче елның 1 нче июленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт), күренекле татар тарихчысы, язучы һәм тәнкыйтьче Газиз Гобәйдуллинның тууына 130 ел тулуга багышлап, «Беренче татар профессоры» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.
Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре 2017 нче елның апрель аенда «Төбәкләрнең мәдәни үсешендә стратегик ресурс буларак өстәмә һөнәри белем бирү» дигән III нче Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашканнар иде. Аның оештыручылары белдергәнчә, августта конференция материаллары басылып чыгачак, җыентыкта китапханәдән тәкъдим ителгән алты доклад урын алачак.