Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә йөрүчеләр, Казанда яшәүчеләр һәм шәһәргә килгән кунаклар, туристлар өчен Милли китапханәдә, рус әдәбияты классигы А.К.Толстойның тууына 200 ел тулуга багышлап, «Ут-ялкын һәм сүз ватанында…» исемле күргәзмә оештырылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале Кайгыртучылар советының чираттагы утырышы булды.
2017 нче елның 3 нче–6 нчы июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Мәскәүдә ел саен уздырыла торган «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә катнашты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында июнь ае дәвамында «Ихлас күңел белән керик табигатькә» дип аталган күргәзмә эшли. Ул һәр елның 5 нче июнендә билгеләнеп үтүче Бөтендөнья әйләнә -тирә мохит көненә багышланган.
Рязань өлкә фәнни китапханәсе, Россия Фәннәр академиясе белән берлектә, «Сергей Есенин Россиядә һәм дөньяда» дигән мәгълүмат базасы төзү эшенә керешкән. Шуны безнең республикада, бигрәк тә татар телендә басылып чыккан материаллар белән баетуда ярдәм сорап, Рязаньдагы һөнәрдәшләр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә мөрәҗәгать итте.
Бүлек алдан килешенеп һәм түләүле нигездә һәртөрле мәгълүмат-библиография хезмәте күрсәтүне тәкъдим итә. Болар – библиографик исемлекләр һәм күрсәткечләр, дайджестлар һәм тематик досьелар төзү, тематик әдәбият сайланмалары әзерләү; конференцияләр һәм башка чаралар үткәргәндә кызыксындырган тема буенча яки аерым шәхескә багышланган күргәзмәләр оештыру.
2017 елның 3–6 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Мәскәүдә һәр ел саен үтә торган «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә катнашачак.
2017 нче елның 31 нче маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә җыештыру көне.
Татар халкының күренекле шәхесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова 26 нчы май көнне Милли китапханәгә үзенең шәхси архивында сакланучы тарихи материалларны тапшырды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры С.Р. Җиһаншина 27 май – Гомумроссия китапханәләр көне уңае белән барлык китапханәчеләргә үзенең котлавын юллый.