2019 елның 23 апрелендә Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (Казан, Татарстан урамы, 2 йорт) Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең җиде томлык «Әсәрләр»е басмасын тәкъдим итү кичәсе булды. 2018 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән әлеге күптомлык әдипнең бай иҗатын тулаем күзаллау һәм аның белән әтрафлы танышу мөмкинлеге бирә: аерым-аерым томнарда шигырьләре, роман һәм повестьлары, пьесалары һәм әдәби тәрҗемәләре, мәкаләләре, күренекле шәхесләр белән әңгәмәләре, публицистик язмалары, иҗади һәм сәяси эшчәнлеге хакында каләмдәшләренең бәяләмәләре, шигъри багышлаулары һ.б. урын алган.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең уку йортлары белән хезмәттәшлек итүне дәвам итә. 2019 елның 24 апрелендә Идел буе районының 83 нче лицеенда сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга багышланган мәгълүмат көне булып узды.
2019 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Китапханә төне–2019» акциясе булып узды.
2019 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең икенче бинасындагы конференц-залда (Казан, К. Маркс ур., 36 йорт) вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Бөек Җиңүгә багышланган «Хәтер белән без мәңгелек!» дип исемләнгән, Бөек Җиңү көненә багышланган чара үткәрде.2019 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең икенче бинасындагы конференц-залда (Казан, К. Маркс ур., 36 йорт) вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Бөек Җиңүгә багышланган «Хәтер белән без мәңгелек!» дип исемләнгән, Бөек Җиңү көненә багышланган чара үткәрде.2019 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең икенче бинасындагы конференц-залда (Казан, К. Маркс ур., 36 йорт) вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Бөек Җиңүгә багышланган «Хәтер белән без мәңгелек!» дип исемләнгән, Бөек Җиңү көненә багышланган чара үткәрде.
24 апрель – җыештыру көне
2019 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Китапханә төне – 2019» уку фестивале узды. Әлеге акциянең темасы «Бөтен дөнья – театр!» дип билгеләнгән иде.
2019 елның 17 апрелендә Татарстан халыклары дуслыгы йортында «Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр» («Муса Джалиль. Избранное: стихи из Моабитской тетради на татарском, русском и казахском языках») җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узды.
2019 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Китапханә төне–2019» Бөтенроссия китап уку фестивале узачак.
2019 елның 16 апреле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Ел китабы–2017» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
2019 елның 25 апрелендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт ) Татарстанның атказанган һәм халык артисты, Буа татар дәүләт сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев белән очрашу узачак.