ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2017 ел
сишәмбе

2017 нче елның 31 нче маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә җыештыру көне.

Татар халкының күренекле шәхесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова 26 нчы май көнне Милли китапханәгә үзенең шәхси архивында сакланучы тарихи материалларны тапшырды.


26
май, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры С.Р. Җиһаншина 27 май – Гомумроссия китапханәләр көне уңае белән барлык китапханәчеләргә үзенең котлавын юллый.


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

2017 нче елның 26 нчы мае көнне 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова шәхси архивында моңарчы сакланган тарихи материалларны китапханәгә тапшырачак.


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 нче елның 11 нче мае көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Карл Маркс урамындагы 36 нчы йортта урнашкан филиал бинасы төзекләндерү эшләреннән соң кабат үз ишекләрен ачты.

 


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре «Үлемсез полк» халыкара иҗтимагый акциясендә катнашты.

1 нче июньнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе җәйге эш режимына күчә.


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм  мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), һәр елның 15 нче маенда билгеләп үтелә торган Халыкара Гаилә көненә багышлап, «Гаилә бәхетенең формуласы» исемле күргәзмә тәкъдим итә.


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

Россия шәһәрләре буйлап сәяхәте кысаларында алман авторы һәм тәрҗемәче Марко Элерт 2017 елның 25-27 апреле көннәре дәвамында Казанда булды.


2
май, 2017 ел
сишәмбе

2016 нчы елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Сабантуй милли бәйрәмен оештыру һәм уздыру методикасы» исемле семинар-практикумда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International